8 Ләкин Шаулга бу җыр ошамады, шуңа күрә ул, бик нык ачуы чыгып:+ «Алар Давытны дистәләгән меңне җиңгән, ә мине меңләгән дошманны гына җиңгән, диләр. Хәзер аңа патшалыкны гына бирәсе кала»+,— дип уйлап куйды. 9 Шул көннән бирле Шаул Давытка шикләнеп карый башлады.