-
1 Ишмуил 22:17, 18Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
17 Һәм янында торган сакчыларга:* «Йәһвәнең руханиларын үтерегез, алар Давыт яклы! — диде.— Алар аның качкын икәнен белеп тә миңа берни дә әйтмәде!» Ләкин патша хезмәтчеләренең Йәһвә руханиларын үтерәсе килмәде. 18 Шулчак патша Дәиккә:+ «Син аларны үтер!» — диде. Эдомлы+ Дәик шунда ук, борылып, аларны үтерә башлады. Шул көнне ул җитен ефод киеп йөргән 85 кешене үтерде.+
-
-
1 Патшалар 2:29Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
29 Сөләйман патшага: «Йоһаб Йәһвәнең чатырына качты, һәм хәзер ул мәзбәх янында»,— дип хәбәр иттеләр. Шунда Сөләйман, аны үтерергә дип, Йодай улы Бинайны җибәрде.
-