-
2 Ишмуил 12:8–10Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
8 Мин сиңа хуҗаңның йортын+ һәм хуҗаңның хатыннарын+ бирдем, Исраил белән Яһүд йортын тапшырдым.+ Боларны аз дигән булсаң, мин сиңа хәтта күбрәк тә бирергә әзер идем.+ 9 Ник син, Йәһвә сүзен санга сукмыйча, яманлык кылдың? Син хитле У́рины кылыч белән һәлак иттең!+ Хатынын үзеңә алдың,+ ә аның үзен амунлылар кылычыннан үтерттең.+ 10 Хәзердән синең йортың һәрчак кылычтан бәла күрер,+ чөнки син, мине санга сукмыйча, хитле У́риның хатынын үзеңә хатынлыкка алдың“.
-