Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Ишмуил 2:22–25
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 22 Илий бик карт иде. Ул үз улларының бөтен исраиллеләр белән ничек эш иткәннәрен+ һәм очрашу чатырының керү урыны янында хезмәт иткән хатын-кызлар белән йоклаганнарын ишетеп торды.+ 23 Ул аларга болай дип әйтә иде: «Улларым, ник сез үзегезне шулай тотасыз? Бөтен халык сезнең турында начар нәрсәләр сөйли. 24 Алай ярамый, малайлар. Мин Йәһвә халкы арасында сезнең турында начар хәбәрләр йөргәнен ишетеп торам. 25 Әгәр дә берәү ниндидер кешегә каршы гөнаһ кылса, берәрсе аның өчен Йәһвәгә ялвара ала,* ә Йәһвәгә каршы гөнаһ кылса,+ аның өчен кем дога кылыр?» Ләкин алар аталарының сүзен колакларына да элмәде, чөнки Йәһвә аларны үлемгә тапшырырга карар кылган иде.+

  • 1 Ишмуил 8:1–3
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 8 Картайгач, Ишмуи́л үзенең ике улын Исраилдә хаким итеп куйды. 2 Аның беренче улының исеме Йәи́л, икенчесенең Абия́+ иде. Алар Бәхи́р-шебада хакимнәр булып хезмәт итте. 3 Ләкин алар аның юллары буенча йөрмәделәр һәм намуссыз табышка һәвәс иделәр.+ Алар ришвәт алды+ һәм гаделлекне бозып йөрде.+

  • 2 Ишмуил 15:14
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 14 Давыт шунда ук Иерусалимда үзе белән булган хезмәтчеләренә: «Торыгыз, качарга кирәк,+ юкса беребез дә Әбессәламнән котыла алмас! Тизрәк, югыйсә ул кинәт килеп кереп, безгә бәла китерер, ә шәһәрне кылычтан кичерер!»+ — диде.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу