-
2 Ишмуил 19:25–27Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
25 Ул Иерусалимга* патшаны каршы алырга килгәч, патша аңардан: «Мәфибәшит, нигә син минем белән бармадың?» — дип сорады. 26 Тегесе аңа болай дип җаваплады: «Хуҗам патша, хезмәтчем+ мине алдады. Аксак булганга,+ мин: „Ишәгемне иярләп, аңа утырыйм да патша белән барыйм“,— дигән идем. 27 Әмма ул патша алдында миңа яла якты.+ Ләкин хуҗам патша Аллаһының фәрештәсе шикелле, шуңа күрә ничек дөрес дип санасаң, шулай эшлә.
-