-
Яратылыш 39:7–9Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
7 Потифарның хатыны, Йосыфка күзе төшеп, аңа: «Минем белән ят»,— дия башлады. 8 Әмма Йосыф аның тәкъдимен кире кагып, болай дип җавап бирде: «Менә, мин монда булганга, хуҗам үз йортындагы бернәрсәсе турында да кайгырмый. Ул бөтен милкен минем кулыма тапшырды. 9 Бу йортта миннән бөегрәк кеше юк, һәм хуҗам синнән кала бөтен нәрсәне миңа тапшырды. Син аның хатыны бит, ничек инде мин андый явызлык эшләп, Аллаһы алдында гөнаһ кылыйм?»+
-