-
Левилеләр 16:21, 22Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
21 Һарун ике кулын кәҗә тәкәсенең башына куеп, аның өстендә исраиллеләрнең бар гаепләрен, бар җинаятьләрен һәм бар гөнаһларын әйтеп бирсен. Ул аларны кәҗә тәкәсенең башына салсын+ һәм аны билгеләнгән* кеше белән чүлгә җибәрсен. 22 Кәҗә тәкәсе аларның бар гаепләрен+ үз өстендә чүл җиренә алып китәр.+ Шулай итеп, ул кәҗә тәкәсен чүлгә җибәрсен.+
-