Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Ишагыя 2:3, 4
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 3 Күп халыклардан чыккан кешеләр килеп, болай дияр:

      «Килегез, Йәһвә тавына,

      Ягъкуб Аллаһысы йортына меник.+

      Ул безне үз юлларына өйрәтер.

      Без аның сукмакларыннан йөрербез».+

      Чөнки канун* — Сионнан,

      Йәһвәнең сүзе Иерусалимнан чыгар.+

      4 Ул халыклар арасында хөкемче булыр,

      Күп халыклар файдасына бар нәрсәне төзәтер.

      Алар кылычларыннан чүкеп — төрәннәр,

      Сөңгеләреннән бакча пычаклары ясарлар.+

      Халык халыкка кылыч күтәрмәс,

      Алар бүтән сугышырга өйрәнмәс.+

  • Ишагыя 11:6–9
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 6 Бүре вакыт-вакыт сарык бәрәне янында яшәр,+

      Каплан яшь кәҗә янында ятар,

      Бозау, арыслан һәм көр хайван — барысы бергә булыр.*+

      Кечкенә малай аларны ияртеп йөрер.

      7 Сыер һәм аю бергә тукланыр,

      Аларның балалары бергә ятар.

      Арыслан, үгез кебек, салам ашар.+

      8 Имчәк бала күзлекле еланның оясы янында уйнар,

      Имчәктән аерылган бала кулын агулы елан өненә сузар.

      9 Алар минем бөтен изге тавымда бернинди зыян китермәс+

      Һәм бернәрсә дә җимермәс,+

      Чөнки, диңгез сулар белән тулы булган кебек,

      Җир, һичшиксез, Йәһвә турындагы белем белән тулыр.+

  • Микай 4:2
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 2 Күп халыклардан чыккан кешеләр килеп, болай дип әйтер:

      «Килегез, Йәһвә тавына,

      Ягъкуб Аллаһысы йортына меник.+

      Ул безне үз юлларына өйрәтер.

      Без аның юлларыннан йөрербез».

      Чөнки канун* — Сионнан,

      Йәһвәнең сүзе Иерусалимнан чыгар.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу