-
Ирмия 50:1–3Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
50 Йәһвәнең Бабы́л турында,+ калдайлылар җире хакында, Ирмия́ пәйгамбәр аша әйткән сүзе:
2 «Моны халыклар арасында әйт һәм игълан ит.
Моны билге баганасын урнаштырып игълан ит.
Берни дә яшермә!
Болай дип әйт: „Бабыл басып алынган.+
Меродахның коты алынган.
Аның сурәтләре оятка калган.
Аның җирәнгеч потларының* котлары очкан“.
3 Чөнки аңа каршы төньяктан бер халык килде.+
Ул аның илен коточкыч нәрсә итә.
Анда беркем дә яшәми.
Кеше дә, хайван да качты.
Алар аннан китте».
-