-
2 Елъязма 36:15, 16Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
15 Ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвә үзенең хәбәрчеләре аша аларны кисәтеп торды, үзенең халкын һәм үзенең яшәү урынын кызганганга, аларны кат-кат кисәтте. 16 Әмма алар Аллаһының хәбәрчеләрен мыскыллады да мыскыллады,+ аның сүзләрен санга сукмады,+ пәйгамбәрләреннән мыскыллап көлде;+ һәм ахыр чиктә, аларның савыгуларына өмете өзелгәч, Йәһвәнең үз халкына ачуы купты.+
-
-
Йәзәкил 9:9, 10Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
9 Шунда ул миңа болай диде: «Исраил һәм Яһүд халкының җинаятьләре бик, бик зур.+ Бу җирнең һәр читендә кан коела,+ шәһәр бозыклык белән тулы.+ Чөнки алар: „Йәһвә бу җирне калдырды. Йәһвә күрми“,— дип әйтә.+ 10 Әмма күзем аларны кызганмас, мин аларга рәхимлелек күрсәтмәм.+ Мин аларга юлларына карап кайтарырмын».
-