Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Зәбур 72:1
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 72 И Аллаһы, патшаны — хөкемнәреңә,

      Патша улын тәкъвалыгыңа өйрәт.+

  • Зәбур 72:8
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    •  8 Аның идарәсе* диңгездән диңгезгә,

      Бөек елгадан* алып җир читләренә кадәр җәеләчәк.+

  • Зәбур 86:9
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 9 Син булдырган барлык халыклар,

      Килеп, сиңа сәҗдә кылыр, и Йәһвә,+

      Алар синең исемеңне данлар.+

  • Микай 4:1–3
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 4 Соңгы көннәрдә

      Йәһвә йортының тавы+

      Тау башларыннан югарырак, нык урнашыр.

      Ул калкулыклардан биегрәк күтәрелер,

      Һәм халыклар аңа агылыр.+

      2 Күп халыклардан чыккан кешеләр килеп, болай дип әйтер:

      «Килегез, Йәһвә тавына,

      Ягъкуб Аллаһысы йортына меник.+

      Ул безне үз юлларына өйрәтер.

      Без аның юлларыннан йөрербез».

      Чөнки канун* — Сионнан,

      Йәһвәнең сүзе Иерусалимнан чыгар.

      3 Ул күп халыклар арасында хөкемче булыр+

      Һәм еракта яшәүче көчле халыклар файдасына барысын төзәтер.

      Алар үз кылычларыннан чүкеп — төрәннәр,

      Сөңгеләреннән бакча пычаклары ясар.+

      Халык халыкка кылыч күтәрмәс,

      Алар бүтән сугышырга өйрәнмәс.+

  • Һәггәй 2:7
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 7 „Мин бар халыкларны селкетермен, һәм бу йортка бар халыклардан кыйммәтле булганнары килер.+ Шунда мин аны дан белән тутырырмын“+,— ди Гаскәрләр Иясе Йәһвә.

  • Рәсүлләр 10:34, 35
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 34 Шунда Петер болай диде: «Хәзер мин чыннан да аңлыйм: Аллаһы кешеләрне аермый,+ 35 ләкин үзеннән куркучыны һәм дөреслек кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу