23 Җиргә чәчкән орлыгыңа Аллаһы яңгыр яудырыр,+ һәм җир тудырган икмәк мул һәм бәрәкәтле булыр.+ Ул көнне синең мал-туарың киң көтүлекләрдә утлап йөрер.+ 24 Җирне эшкәрткән үгезләр һәм ишәкләр кузгалак кушылган, көрәк һәм сәнәк белән җилгәрелгән җим ашар.