-
2 Патшалар 19:1–4Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
19 Моны ишетү белән Һизәкыя́ патша өстендәге киемен ертып җибәрде һәм матәм киеме киеп, Йәһвә йортына китте.+ 2 Аннары ул өсләренә матәм киемнәре кигән патша сарае башлыгы Ильякимны, сәркатип Шебнәне һәм җитәкче руханиларны Аму́з улы Ишагыя́+ пәйгамбәр янына җибәрде. 3 Алар аңа болай диделәр: «Һизәкыя менә нәрсә ди: „Бу көн — кайгы-хәсрәт көне, шелтә* һәм мәсхәрә көне, чөнки без менә-менә бала табарга тиешле, әмма тудырырга көче булмаган хатын кебек.+ 4 Исән калганнар өчен дога кылчы.+ Бәлки, Йәһвә Аллаһы Ассирия патшасының тере Аллаһыны мыскылларга җибәргән+ хезмәтчесе рапшакның бөтен сүзләрен ишетер һәм аны Йәһвә Аллаһының колагына ирешкән бөтен сүзләре өчен җавапка тартыр“».
-