20 Аннары Амуз улы Ишагыя Һизәкыягә мондый хәбәр җибәрде: «Исраил Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Мин синең Ассирия патшасы Синахери́б+ турындагы догаңны ишеттем.+ 21 Йәһвә аңа каршы болай ди:
„Гыйффәтле кыз Сио́н синнән җирәнә, синнән көлә.
Кызым Иерусалим сиңа карап, башын селкеп тора.