-
Езра 4:1, 2Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
4 Яһүд белән Биньяминның дошманнары,+ сөргеннән кайткан кешеләрнең+ Исраи́л Аллаһысы Йәһвәнең гыйбадәтханәсен төзүләрен ишеткәч, 2 Зәрубабы́л һәм нәсел башлыклары янына шунда ук килде дә болай диде: «Без дә сезнең белән төзик, чөнки без дә Аллаһыгызга гыйбадәт кылабыз*+ һәм аңа корбаннар китерәбез. Ассирия патшасы Асархәдду́н+ безне монда китергәннән+ бирле шулай эшлибез».
-