5 Башымны күтәреп карасам, җитен кием кигән,+ билен Уфа́з алтыныннан ясалган билбау белән уратып бәйләгән адәм тора. 6 Аның тәне — хризолиттай,+ йөзе — яшен чагылышыдай, күзләре — утлы факеллардай, кул-аяклары — ялтырап торган бакырдай,+ тавышының көче күп кешеләр тавышыдай иде.