-
Даниял 3:26, 27Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
26 Нәбукаднизар, дөрләп янган мич ишеге янына якынлашып: «Сидрах, Мисах һәм Әбдинах, Ходай Тәгаләнең хезмәтчеләре!+ Чыгыгыз, монда килегез!» — диде. Шунда Сидрах, Мисах һәм Әбдинах ут эченнән чыктылар. 27 Шулчак анда җыелган сатраплар, башлыклар, идарәчеләр һәм патшаның түрәләре+ егетләрнең тәннәренә уттан һичнинди зыян килмәгәнен күрделәр;+ башларындагы бер генә чәч бөртеге дә көймәгән, өс киемнәре дә шул килеш калган, алардан хәтта көйгән ис тә килми иде.
-