-
Даниял 5:7, 8Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
7 Шунда патша каты кычкырып, тылсымчыларны, калдайлыларны* һәм йолдызчыларны чакыртты.+ Патша Бабылдагы акыл ияләренә: «Кем дә кем бу язуны укып, миңа мәгънәсен аңлатып бирсә, шуның өстенә кызгылт-шәмәхә* кием, муенына алтын муенса кидерелер,+ һәм мин аны патшалыкта өченче идарәче итәрмен»,— диде.+
8 Һәм патшаның бөтен акыл ияләре килде, ләкин алар патшага язуны укып та, мәгънәсен аңлатып та бирә алмады.+
-