Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Чыгыш 34:6
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 6 Йәһвә аның алдыннан үтеп, болай дип игълан итте: «Йәһвә — шәфкатьле+ һәм кызганучан*+ Аллаһы. Йәһвә ярсырга ашыкмый,+ тугры мәхәббәткә+ бай һәм әйткән сүзен һәрвакыт үти,*+

  • Саннар 14:18
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 18 „Йәһвә ярсырга ашыкмый, тугры мәхәббәткә бай,+ хаталарны һәм җинаятьләрне кичерә, ләкин ул гаеплене һич тә җәзасыз калдырмас, аталарның хатасы өчен угылларга, өченче һәм дүртенче буынга кадәр җәза бирер“.+

  • Никами 9:17
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 17 Аларның тыңлыйсы килмәде,+ алар синең үзләре арасында башкарган могҗизалы эшләреңне онытты. Алар үҗәтләнде һәм, үзләре кол булган Мисыр җиренә әйләнеп кайтыр өчен, үзләренә башлык куйды.+ Әмма син кичерергә әзер, кызганучан* һәм шәфкатьле, ярсырга ашыкмаучан һәм тугры мәхәббәткә бай+ Аллаһы, син аларны калдырмадың.+

  • Зәбур 106:44, 45
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 44 Әмма ул аларның газап чигүләрен күргән+

      Һәм ярдәм сорап аваз салуларын ишеткән.+

      45 Ул алар хакына үз килешүен исенә төшереп,

      Үзенең бөек* тугры мәхәббәте буенча кызгану хисе кичергән,*+

  • Микай 7:18, 19
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 18 Гөнаһны ярлыкаучы һәм үз мирасы калдыгының+ җинаятен кичерүче+

      Синдәй Аллаһы бармы?

      Ул ачуын мәңге тотмас,

      Чөнки тугры мәхәббәт күрсәтеп,+ ул сөенә.

      19 Ул безгә кабат шәфкать күрсәтер;+ гөнаһларыбызны җиңеп чыгар.*

      Син аларның бар гөнаһларын диңгез тирәнлекләренә ыргытырсың.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу