-
Канун 28:49–51Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
49 Йәһвә сиңа каршы җир читеннән ерактан бер халык — теле сиңа аңлашылмаган халык+ күтәрер.+ Ул сиңа бөркет сыман ташланыр.+ 50 Ул олыга — хөрмәт, яшь кешегә илтифат күрсәтмәс рәхимсез бер халык булыр.+ 51 Алар, син юк ителгәнче, мал-туарыңның токымын һәм җиреңнең җимешен ашар. Алар сиңа бернинди орлык, яңа шәраб һәм май, бозаулар һәм бәрәннәр калдырмас, һәм син юкка чыгарсың.+
-
-
Ирмия 5:15–17Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
15 «И Исраил йорты, мин сиңа каршы ерактан бер халык китерәм+,— дип әйтә Йәһвә.—
Бу — күптән барлыкка килгән,
Борынгы халык.
Син аның телен дә белмисең,
Сөйләмен дә аңлый алмыйсың.+
16 Аларның ук савыты ачык кабер сыман.
Аларның һәрберсе — сугышчы.
17 Алар уңышыңны һәм икмәгеңне йотар.+
Улларыңны һәм кызларыңны йотар.
Вак һәм эре терлек көтүләреңне йотар.
Йөзем һәм инҗир агачларыңны йотар.
Алар син өметләнеп торган ныгытылган шәһәрләреңне кылычтан кичерер».
-
-
Ирмия 6:22, 23Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
22 Йәһвә болай дип әйтә:
«Менә төньяк илдән бер халык килә,
Һәм җирнең иң ерак урыннарыннан бөек халык күтәрелер.+
23 Алар кулларына җәя белән сөңге алыр.
Алар кансыз һәм кызганып тормас.
Тавышлары диңгез кебек үкереп торыр,
Алар атларга атланып йөриләр.+
И кызым Сион, алар сиңа каршы хәрби тәртиптә тора».
-
-
Йәзәкил 23:22, 23Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
22 Шуңа күрә, Оһолиба, Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Син сөяркәләреңнән җирәнеп читкә борылдың,+ әмма мин аларны сиңа каршы күтәрермен һәм аларны бар яклардан җаныңа каршы алып килермен.+ 23 Мин Бабыл+ улларын һәм бар калдайлыларны,+ Пеку́д,+ Шоһа́ һәм Коһа́ ир-атларын, шулай ук Ассириянең бар улларын китерермен. Аларның барысы чибәр яшь ир-атлар, башлыклар һәм түрәләр; алар гаскәриләр һәм иң яхшы киңәшчеләр, барысы да атка атланган.
-