-
Ирмия 39:5–7Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
5 Әмма калдайлылар гаскәре алар артыннан куа китте һәм Сидкыяне Әрихә́ даласында куып җитте.+ Алар аны кулга алып, Бабыл патшасы Нәбукаднизарга Хама́т+ җирендәге Риблага+ китерде. Шунда Нәбукаднизар аны хөкем итте. 6 Риблада Бабыл патшасы Сидкыянең күз алдында аның улларын үтерде. Бабыл патшасы шулай ук бөтен күренекле Яһүд кешеләрен дә үтерде.+ 7 Сидкыяне исә ул сукырайтты һәм, аны Бабылга китерер өчен, бакыр богаулар белән богаулап куйды.+
-
-
Даниял 5:18, 19Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
18 И патша, Аллаһы Тәгалә синең әтиең Нәбукаднизарга патшалык, бөеклек, хөрмәт һәм дан-шөһрәт бирде.+ 19 Аллаһы аңа шундый бөеклек биргәнгә, бөтен халыклар, милләт һәм төрле тел кешеләре аңардан куркып, калтырап торды.+ Патша ни теләсә шуны эшләде: үтерәсе килсә, үтерде; исән калдырасы килсә, исән калдырды; югары күтәрәсе килсә, югары күтәрде; түбәнсетәсе килсә, түбәнсетте.+
-