Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Ишагыя 11:11, 12
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 11 Ул көнне Йәһвә үз халкының исән калган калдыгын Ассирия,+ Мисыр,+ Па́трос,+ Куш,+ Ила́м,+ Шина́р,* Хаматтан һәм диңгез утрауларыннан+ үзенә кайтарыр өчен тагын, икенче мәртәбә, ярдәм кулын сузар. 12 Ул халыклар өчен билге* куяр һәм Исраилнең таралган кешеләрен җыяр.+ Ул җирнең дүрт почмагыннан Яһүднең чәчелгән халкын бергә җыяр.+

  • Ишагыя 27:12
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 12 Агачның җимешен какканнан соң, аларны җыеп алалар, нәкъ шулай ук шул көнне Йәһвә сезне, Исраил халкы, бөек елга* ташкыныннан алып Мисыр елгасы үзәненә*+ кадәр таралганнарны, бер-бер артлы җыяр.+

  • Йәзәкил 28:25
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 25 „Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „Исраил халкы башка халыклар арасына таратылган иде. Мин аларны аннан җыйгач,+ алар арасында изге ителермен.+ Халыклар моны күреп торыр. Халкым үз җирендә — мин хезмәтчем Ягъкубка биргән+ җирдә яшәр.+

  • Йәзәкил 34:15, 16
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 15 „Мин үз сарыкларымны үзем көтәрмен+ һәм аларны үзем яткырырмын+,— дип әйтә Аллаһы Тәгалә Йәһвә.— 16 Мин югалганын эзләрмен,+ читкә киткәнен кире кайтарырмын, җәрәхәтләнгәненә бәйләвеч салырмын, хәлсезен ныгытырмын. Ә симергән һәм котырынкы холыклысын юк итәрмен. Андыйларын хөкем итәрмен һәм аларга тиешле җәза бирермен“.

  • Амус 9:14
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 14 Мин Исраил халкымның әсирлеккә киткән кешеләрен кире җыярмын,+

      Һәм алар, ташландык хәлдә калдырылган шәһәрләрне яңадан торгызып, анда яшәр.+

      Алар йөзем бакчалары утыртыр һәм алардан шәраб эчәр,+

      Җимеш бакчалары утыртыр һәм аларның җимешләрен ашар“.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу