-
Марк 15:16–20Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
16 Гаскәриләр Гайсәне идарәче сараеның ишегалдына алып китте һәм бөтен гаскәриләр төркемен чакырды.+ 17 Алар Гайсәгә кызгылт-шәмәхә төстәге кием һәм башына чәнечкеле үсемлектән үрелгән таҗ кидереп,+ 18 аны: «Исәнме, яһүдләр Патшасы!» — дип сәламли башладылар. 19 Шуннан соң аның башына таяк белән суктылар, аңа төкерделәр һәм тезләнеп, аңа сәҗдә кылдылар. 20 Аңардан мыскыллап көлеп туйгач, алар аның кызгылт-шәмәхә төстәге киемен салдырып, үзенең өске киемнәрен кидерделәр дә, аны баганага кадакларга дип алып киттеләр.+
-