Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Патшалар 17:9, 10
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 9 «Тор да Сидондагы Сарифатка бар һәм шунда кал. Мин бер тол хатынга сине ашатырга кушармын».+ 10 Шунда ул Сарифатка китте. Шәһәр капкаларына килгәч, ул чыбык-чабык җыеп йөрүче бер тол хатынны күрде. Ул аңа эндәшеп: «Зинһар, миңа эчәргә бераз су алып килче»,— диде.+

  • 1 Патшалар 17:20–23
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 20 Ул Йәһвәгә ялварып, болай диде: «И Аллаһым Йәһвә,+ бу малайның үлүенә юл куеп, мин яшәгән шушы тол хатынга да зарар китерерсеңме?» 21 Аннары ул баланы өч тапкыр кочаклап, Йәһвәгә: «И Йәһвә Аллаһым, зинһар, бу балага җан керсә иде»,— дип ялварды. 22 Йәһвә Ильясның ялынуын ишетте,+ һәм балага җан керде, ул сулап җибәрде.+ 23 Ильяс баланы өске бүлмәдән алып төште һәм әнисенә биреп: «Кара, улың тере»,— диде.+

  • 2 Патшалар 4:8
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 8 Бер көнне Илиша Шунамга+ китте. Анда бер күренекле хатын яши иде. Ул аны үзенә кереп, ашап чыгарга күндерде.+ Шул җирдән үткән саен, Илиша аның өенә кереп, ашап чыга иде.

  • 2 Патшалар 4:13–17
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 13 Илиша Гыйзигә болай диде: «Аңа әйтче: „Син безнең хакка күп мәшәкатьләр күрәсең.+ Синең өчен нәрсә эшләргә?+ Бәлки, синең турында патша я гаскәр башлыгы белән сөйләшеп алыргадыр?“»+ Ләкин тегесе: «Юк, барысы да әйбәт, мин үз халкым арасында имин генә яшәп ятам»,— дип җавап бирде. 14 Шунда ул: «Аның өчен нәрсә эшләп була икән?» — дип сорады. Моңа Гыйзи́: «Ә-ә, аның бит улы юк,+ җитмәсә, ире дә карт»,— диде. 15 Ул шунда ук: «Чакыр әле аны»,— диде. Тегесе чакыргач, хатын ишек төбенә килеп басты. 16 Ул аңа: «Киләсе елны шушы вакытта синең кулыңда улың булыр»+,— дип әйтте. Тегесе исә: «Хуҗам, син бит Аллаһы кешесе. Ялганлама инде хезмәтчеңә»,— диде.

      17 Шулай да хатын, Илиша әйткәнчә, балага узып, киләсе елны нәкъ шул вакытта угыл тапты.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу