-
Марк 6:14–16Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
14 Бу хакта Һиру́д+ патша да ишетте, чөнки Гайсә исеме һәркемгә билгеле булды һәм кешеләр: «Чумдыручы Яхъя үледән терелеп торган, һәм бу кодрәтле эшләр* аның аша башкарыла»,— дип сөйләделәр.+ 15 Икенчеләре исә: «Бу Ильяс»,— диделәр, ә кайберләре: «Бу борынгы пәйгамбәрләрнең берсе»,— дип әйтте.+ 16 Моны ишетеп, Һируд: «Минем кушуым буенча башы чабылган Яхъя үледән терелеп торган»,— диде.
-
-
Лүк 9:7–9Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
7 Бөтен шул хәлләр турында өлкә башлыгы Һиру́д ишетте. Ул бик аптырап калды: кайберәүләр Яхъя үледән терелеп торган дип сөйли иде,+ 8 кайберәүләр Ильяс килгән дип әйтә иде, ә башкалары борынгы пәйгамбәрләрнең берсе терелеп торган дип әйтә иде.+ 9 Һируд: «Яхъяның башын мин үзем чаптырдым.+ Ә хәзер мин бу кеше турында ишетәм, кем соң ул?» — дип әйтте, һәм аның аны күрәсе килде.+
-