-
Марк 10:46–52Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
46 Шуннан соң алар Әрихәгә килделәр. Гайсә, аның шәкертләре һәм күп санлы халык Әрихәдән чыгып барганда, юл читендә сукыр фәкыйрь Бартимә́й (Тимә́й улы) утыра иде.+ 47 Ул Насаралы Гайсәнең үтеп барганын ишеткәч: «Давыт Улы,+ Гайсә, миңа шәфкатьле бул!» — дип кычкыра башлады.+ 48 Күпләр аны шелтәләп, аңа дәшмәскә кушты, әмма ул тагын да ныграк: «Давыт Улы, миңа шәфкатьле бул!» — дип кычкыруын дәвам итте. 49 Гайсә туктады да: «Чакырыгыз аны»,— диде. Шунда сукырны чакырып: «Кыю бул! Тор, ул сине чакыра»,— диделәр. 50 Ул өске киемен салып ташлады да, сикереп торып, Гайсә янына китте. 51 Гайсә аңардан: «Сиңа нәрсә эшлим?» — дип сорады. «Остаз,+ күзләрем яңадан күрә башласын иде»,— диде аңа сукыр кеше. 52 Гайсә аңа: «Бар. Иманың сине савыктырды»*+,— диде. Теге кеше шунда ук күрә башлады+ һәм кешеләр белән бергә Гайсәгә ияреп китте.
-
-
Лүк 18:35–43Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
35 Гайсә Әрихәгә якынлашып килгәндә, юл читендә бер сукыр хәер сорашып утыра иде.+ 36 Күп халыкның үтеп баруын ишеткәч, ул нәрсә булганын сорый башлады. 37 «Насаралы Гайсә үтеп бара!» — диделәр аңа. 38 Шунда ул: «Гайсә, Давыт Улы, миңа шәфкатьле бул!» — дип кычкыра башлады. 39 Алда баручылар аны шелтәләп, аңа дәшмәскә кушты, әмма ул тагын да ныграк: «Давыт Улы, миңа шәфкатьле бул!» — дип кычкыруын дәвам итте. 40 Гайсә туктады да, аны үз янына китерергә кушты. Ул килгәч, Гайсә аңардан: 41 «Сиңа нәрсә эшлим?» — дип сорады. Тегесе аңа: «Хуҗам, күзләрем яңадан күрә башласын иде»,— диде. 42 Шунда Гайсә: «Күзләрең күрсен. Иманың сине савыктырды»*+,— диде аңа. 43 Теге кеше шунда ук күрә башлады һәм, Аллаһыны данлап, Гайсәгә ияреп китте.+ Барлык кешеләр, моны күреп, Аллаһыны мактадылар.+
-