Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Марк 11:27–33
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 27 Шуннан соң алар кабат Иерусалимга килделәр. Гайсә гыйбадәтханә буйлап йөргәндә, аның янына өлкән руханилар, канунчылар һәм өлкәннәр килеп: 28 «Синең боларны эшләргә ни хакың бар? Сиңа боларны эшләргә вәкаләтне кем бирде?» — дип сорады.+ 29 Гайсә аларга болай диде: «Минем дә сезгә бер соравым бар. Җавап бирсәгез, мин дә боларны нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен. 30 Яхъяга суга чумдырырга+ вәкаләт күктән яки кешеләрдән бирелгән булганмы? Җавап бирегез».+ 31 Шунда тегеләр үзара фикер алыша башладылар: «Әгәр: „Күктән“,— дисәк, ул: „Алайса, ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?“ — дип сорар. 32 Ә, бәлки: „Кешеләрдән“,— дияргәдер?» Әмма алар алай дип әйтергә курка иделәр, чөнки бар кеше дә Яхъяны чын пәйгамбәр дип саный иде.+ 33 Алар Гайсәгә: «Белмибез»,— диделәр. «Мин дә сезгә боларны эшләргә ни хакым барлыгын әйтмим»,— диде Гайсә.

  • Лүк 20:1–8
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 20 Бер көнне Гайсә халыкны гыйбадәтханәдә өйрәтеп һәм яхшы хәбәрне игълан итеп йөргәндә, аның янына өлкән руханилар, канунчылар һәм өлкәннәр килделәр. 2 Алар аңа: «Синең боларны эшләргә ни хакың бар? Сиңа бу вәкаләтне кем бирде? Әйт безгә»,— диделәр.+ 3 Моңа ул болай диде: «Минем дә сезгә бер соравым бар, җавап бирегез: 4 Яхъяга суга чумдырырга* вәкаләт күктән яки кешеләрдән бирелгән булганмы?» 5 Шунда алар үзара фикер алыша башладылар: «Әгәр: „Күктән“,— дисәк, ул: „Алайса, ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?“ — дип сорар. 6 Ә: „Кешеләрдән“,— дисәк, бар халык безне ташлар атып үтерәчәк, чөнки барысы Яхъяның пәйгамбәр булганына инанган».+ 7 Шуңа күрә алар кайдан икәнен белмибез дип әйттеләр. 8 Шунда Гайсә аларга: «Мин дә сезгә боларны эшләргә ни хакым барлыгын әйтмим»,— диде.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу