-
Марк 12:35–37Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
35 Гайсә гыйбадәтханәдә өйрәтүен дәвам итеп, болай диде: «Ни өчен канунчылар Мәсих — ул Давыт улы дип әйтә?+ 36 Давыт үзе изге рух+ ярдәмендә болай дип әйткән бит: „Йәһвә минем Хуҗама: „Мин дошманнарыңны аяк астыңа салганчы, утыр минем уң ягымда“+,— дигән“. 37 Давыт үзе аны „Хуҗам“ дип атый. Алайса, ничек соң ул аның улы була ала?»+
Һәм бик күп кеше аны рәхәтләнеп тыңлады.
-