-
Лүк 9:1–6Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
9 Аннары ул 12 рәсүлен чакырып алды да аларга бөтен җеннәр өстеннән хакимлек, шулай ук аларны куып чыгарырга+ һәм кешеләрне авырулардан савыктырырга көч бирде.+ 2 Шуннан соң ул аларны Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләргә һәм авыруларны савыктырырга җибәрде. 3 Ул аларга болай диде: «Юлга бернәрсә дә: юл таягы да, капчык та, икмәк тә, көмеш акча да, алмаш күлмәк тә алмагыз.+ 4 Кайда гына булсагыз да, йортка кергәч, ул урыннан киткәнче шунда калыгыз.+ 5 Берәр җирдә сезне кабул итмәсәләр, ул шәһәрдән чыкканда, аларга кисәтү билгесе итеп, аякларыгыздагы тузанны кагып төшерегез».+ 6 Шунда алар юлга чыктылар һәм, бөтен җирдә яхшы хәбәрне игълан итеп һәм авыруларны савыктырып, авылдан авылга йөрделәр.+
-