-
Маттай 15:22–28Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
22 Шул төбәктә яшәүче бер финики́яле хатын аның янына чыгып: «Хуҗам, Давыт Улы, миңа шәфкатьле булчы. Минем җенле кызым бар, һәм ул бик нык газаплана»,— дип кычкырды.+ 23 Әмма Гайсә аңа дәшмәде. Шунда шәкертләре, аның янына килеп: «Аңа китсен дип әйт әле, чөнки ул безнең арттан кычкырып йөри»,— дип, аңардан үтенә башладылар. 24 «Мин бар кешеләргә түгел, ә Исраи́л йортының югалган сарыкларына гына җибәрелгән»+,— дип җавап бирде Гайсә. 25 Ә теге хатын аның янына килеп, сәҗдә кылды һәм: «Хуҗам, миңа ярдәм итче!» — дип әйтте. 26 Шунда Гайсә: «Икмәкне балалардан алып, көчекләргә ташлау дөрес булмас иде»,— диде. 27 «Әйе, Хуҗам, ләкин көчекләр дә хуҗаларының өстәленнән коелган валчыкларны ашый бит»,— диде аңа хатын.+ 28 Гайсә аңа: «Нык синең иманың. Син теләгәнчә булсын»,— диде. Һәм аның кызы шунда ук савыкты.
-