-
Лүк 4:31–37Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
31 Шуннан соң ул юл буйлап Гәлилә́янең Кәпернау́м шәһәренә төште һәм Шимбә көнне халыкны өйрәтә башлады.+ 32 Алар аның өйрәтүенә хәйран калдылар,+ чөнки ул хакимлеккә ия кеше кебек сөйли иде. 33 Синагогада җенле — шакшы рухлы бер кеше бар иде, һәм ул көчле тавыш белән:+ 34 «Насаралы Гайсә,+ сиңа бездән нәрсә кирәк? Син безне һәлак итәргә килдеңме? Мин синең кем икәнеңне бик яхшы беләм. Син — Аллаһының Изгесе»+,— дип әйтте. 35 Әмма Гайсә аны шелтәләп: «Дәшмә, чык аңардан!» — диде. Шунда җен теге кешене бар халык алдында җиргә егып, зыян китермичә аңардан чыкты. 36 Барысы да таң калып, бер-берсенә: «Нинди көчле сүзләр! Ул җеннәргә хакимлек һәм кодрәт белән боера, һәм алар чыга!» — дип әйтә башладылар. 37 Һәм аның хакындагы хәбәр тирә-яктагы җирләргә таралды.+
-