-
Маттай 21:1–3Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
21 Алар Иерусалимга якынлашып килгәндә, Зәйтүн тавындагы+ Битфәгиягә кереп тукталдылар. Шунда Гайсә ике шәкертен үзләреннән алгарак җибәрде дә+ 2 болай диде: «Алдыгыздагы авылга барыгыз. Анда керү белән бәйдәге ишәкне һәм ишәк баласын күрерсез. Аларны бәйдән ычкындырып, минем янга китерегез. 3 Ә инде кем дә булса берәр нәрсә әйтсә, аңа: „Алар Хуҗабызга кирәк“,— диегез, һәм ул шунда ук ишәкләрне алырга рөхсәт итәчәк».
-
-
Лүк 19:29–34Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
29 Зәйтүн тавы+ дип аталган таудагы Битфәгия́ белән Битаниягә якынлашканда, ул ике шәкертен үзеннән алгарак җибәрде дә+ 30 болай диде: «Алдыгыздагы авылга барыгыз. Анда кергәч бәйдәге, бер кешенең дә атланганы булмаган ишәк баласын күрерсез. Аны бәйдән ычкындырып, минем янга китерегез. 31 Ә инде берәрсе: „Ни өчен сез аны бәйдән ычкындырасыз?“ — дип сораса, „Ул Хуҗабызга кирәк“,— диегез». 32 Ике шәкерт китте, һәм барысы нәкъ Гайсә әйткәнчә булды.+ 33 Алар ишәк баласын бәйдән ычкындыра башлагач, аның хуҗалары: «Ни өчен сез ишәк баласын бәйдән ычкындырасыз?» — дип сорады. 34 «Ул Хуҗабызга кирәк»,— диделәр алар
-