-
Маттай 24:15–20Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
15 Шуңа күрә сез, Дания́л пәйгамбәр аша әйтелгән һәлакәт китерүче җирәнгеч нәрсәнең изге урында+ торуын күргәч (укыган кеше зирәк булсын), 16 яһүдиядәгеләр тауларга качсыннар.+ 17 Өй түбәсендәге кеше, өйдән әйберләрен алырга дип, анда кермәсен. 18 Кырдагы кеше дә, өс киемен алырга дип, өенә кире кайтмасын.+ 19 Шул көннәрдәге йөкле хатыннарга һәм сабыйлары булганнарга кайгы!+ 20 Качу вакытыгыз кышка яки Шимбә көнгә туры килмәсен дип дога кылыгыз,
-
-
Лүк 21:20–23Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
20 Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргәч,+ шуны белегез: аның тар-мар ителү вакыты якынлашты.+ 21 Шунда яһүдиядәгеләр тауларга качсын,+ шәһәрдәгеләр аннан чыксын, шәһәр тирәсендәгеләр анда кермәсен, 22 чөнки ул көннәр язылганнарның барысы да үтәлсен өчен җәза бирү көннәре булыр. 23 Шул көннәрдәге йөкле хатыннарга һәм сабыйлары булганнарга кайгы!+ Чөнки бу ил* күп кенә газаплар кичерер, һәм бу халык ярсу татыр.
-