3 Чүлдә кемдер кычкыра:
«Йәһвә өчен юлны әзерләгез!+
Сахра аша Аллаһы өчен+ тигез олы юл салыгыз.+
4 Бөтен чокырлар тутырылсын,
Бөтен таулар һәм калкулыклар тигезләнсен.
Сикәлтәле юл — такыр,
Таулы-чокырлы җир тигез булып китсен.+
5 Йәһвәнең даны ачылыр,+
Һәм барлык кешеләр моны күрер,+
Моны бит Йәһвә үзе әйтте».