-
Маттай 11:16–19Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
16 Бу буынны кем белән чагыштырыйм соң?+ Ул базар мәйданында үзләре белән уйнаган иптәшләренә болай дип кычкырып утыручы балаларга охшаш: 17 „Без сезгә флейта уйнадык, ә сез биемәдегез. Без үкереп еладык, ә сез кайгырып күкрәгегезгә сукмадыгыз“. 18 Менә Яхъя килде, ашамый, эчми,+ ә кешеләр: „Ул җенле“,— диләр. 19 Адәм Улы килде, ашый да, эчә дә,+ ә кешеләр: „Күрегез әле, бу кеше бирән, эчкече, салым җыючыларның һәм гөнаһ кылучыларның дусты“,— диләр.+ Ә зирәклекнең хаклыгы эшләре белән күрсәтелә».+
-