-
Маттай 9:3–7Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
3 Ә канунчылар эчләреннән генә: «Бу кеше көфер сүз сөйли»,— диделәр.+ 4 Гайсә аларның ни уйлаганнарын белә иде, шуңа күрә болай диде: «Ни өчен сез күңелегездән шундый явыз уйлар йөртәсез?+ 5 „Синең гөнаһларың кичерелде“,— дипме я: „Тор да йөр“,— дип әйтү җиңелрәкме?+ 6 Ләкин сез Адәм Улының җирдә гөнаһларны кичерергә вәкаләте барлыгын белсен өчен...» Ул паралич суккан кешегә: «Тор, носилкаңны ал да өеңә кайт»,— диде.+ 7 Тегесе торып басты да өенә кайтып китте.
-