Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Маттай 17:17, 18
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 17 Ул җавап итеп: «И имансыз һәм бозык* буын,+ иманыгыз үссен өчен миңа сезнең белән тагын күпме булырга? Миңа сезне күпме түзеп торырга? Аны минем янга китерегез»,— диде. 18 Шунда Гайсә җенне шелтәләде, һәм җен баладан чыкты. Бала шунда ук савыкты.+

  • Марк 9:19–27
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 19 Ул аларга җавап итеп: «И имансыз буын,+ иманыгыз үссен өчен миңа сезнең белән тагын күпме булырга? Миңа сезне күпме түзеп торырга? Аны минем янга китерегез»,— диде.+ 20 Теге егетне Гайсә янына китерделәр. Гайсәне күрү белән рух егеткә тәэсир итте, һәм аны көзән җыерып алды.+ Егет җиргә егылып, авызыннан күбекләр агыза-агыза тәгәри башлады. 21 Шунда Гайсә аның әтисеннән: «Бу хәл аның белән күптәнме?» — дип сорады. Әтисе болай диде: «Балачактан бирле. 22 Рух аны үтерергә тырышып, утка да, суга да берничә тапкыр ташлады. Әгәр берәр нәрсә эшли алсаң, кызган безне һәм ярдәм ит». 23 Гайсә аңа: «Ни өчен син: „Әгәр эшли алсаң“,— дисең? Иман итүче бар нәрсәне дә башкара ала»,— диде.+ 24 Баланың атасы шунда ук кычкырып: «Иман итәм! Иманым җитмәсә, ярдәм ит!»+ — диде.

      25 Гайсә, халыкның үзләре янына ашыгып җыелганын күреп, җенне шелтәләде дә: «Телсез һәм чукрак итүче рух, мин сиңа аның эченнән чыгарга һәм башка кермәскә кушам»,— диде.+ 26 Шунда җен кычкырып җибәрде, ә егетне каты көзән җыерды, һәм җен аңардан чыкты. Егет үлгән шикелле ята иде, шуңа күрә кешеләрнең күбесе: «Ул үлде!» — диештеләр. 27 Гайсә егетне кулыннан тотып торгызды.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу