Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Маттай 12:31, 32
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 31 Шуңа күрә сезгә шуны әйтәм: кешенең һәркайсы гөнаһы һәм көфер сүзе кичерелер, әмма рухка каршы көфер сүз кичерелмәс.+ 32 Адәм Улын хурлаучы кичерелер,+ әмма изге рухны хурлаучы бу дөнья төзелешендә дә, киләчәк төзелештә дә кичерелмәс.+

  • Марк 3:28, 29
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 28 Сезгә хак сүз әйтәм: кеше нинди генә гөнаһ кылса да һәм нинди генә көфер сүз әйтсә дә, барысы кичерелер. 29 Әмма изге рухка каршы көфер сүз әйтүче һичкайчан кичерелмәс,+ ул мәңгелек гөнаһта гаепле булыр».+

  • Еврейләргә 6:4
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 4 Бервакыт Аллаһыдан белем алган,+ күк бүләген татыган, изге рухка ия булган,

  • Еврейләргә 6:6
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 6 ә аннан соң иманнан читкә киткән кешеләрне+ яңадан тәүбәгә китереп булмый, чөнки алар Аллаһы Улын кабат баганага кадаклап, аны бөтен халык алдында хурлыйлар.+

  • Еврейләргә 10:26
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 26 Чөнки әгәр дә без, хакыйкатьне төгәл белгәннән соң, аңлы рәвештә гөнаһ кылып йөрибез икән,+ безгә гөнаһлар өчен китерелгән бернинди корбан да инде ярдәм итә алмый.+

  • 1 Яхъя 5:16
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 16 Берәрсе үз кардәшенең үлемгә китермәүче гөнаһ кылуын күрсә, аның өчен дога кылсын, һәм Аллаһы шул кардәшкә тормыш бирәчәк.+ Бу үлемгә китермәүче гөнаһ кылучы кешеләргә кагыла. Ләкин үлемгә китерүче гөнаһ та бар.+ Андый гөнаһ кылучы кеше өчен ярдәм сорап дога кылсын дип әйтмим.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу