-
Маттай 28:5–7Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
5 Шунда фәрештә хатыннарга болай диде: «Курыкмагыз. Мин беләм, сез баганага кадаклап үтерелгән Гайсәне эзлисез.+ 6 Ул монда юк, ул терелтелде, ул үзе моның турында әйткән иде.+ Килегез, аның яткан урынына карагыз. 7 Аның үледән терелгәне турында шәкертләренә тизрәк барып әйтегез. Аларга шулай ук: „Ул сездән алда Гәлилә́ягә бара.+ Аны шунда күрерсез“,— диегез. Мин сезгә моны әйтер өчен килдем».+
-
-
Марк 16:5–7Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
5 Төрбәгә кергәч, алар уң якта утыручы егетне күрделәр, аның өстендә озын ак кием иде. Алар гаҗәпләнүләреннән катып калдылар. 6 Ул аларга болай диде: «Гаҗәпләнмәгез.+ Мин беләм, сез баганага кадаклап үтерелгән насаралы Гайсәне эзлисез. Ул терелтелде.+ Ул монда юк. Карагыз, менә аның салынган урыны.+ 7 Барыгыз, аның шәкертләренә һәм Петергә: „Ул сездән алда Гәлилә́ягә бара.+ Ул сезгә әйткәнчә, аны шунда күрерсез“,— дип әйтегез».+
-