Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Канун 12:5, 6
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 5 Аллаһыгыз Йәһвә барлык кабиләләрегез арасында үз исемен урнаштырыр өчен һәм үзенә торыр өчен урын кайда сайласа, аңа табынырга шунда барыгыз.+ 6 Яндыру корбаннарыгызны,+ башка корбаннарыгызны, уннан бер өлешләрне,+ бүләкләрегезне,+ нәзер бүләкләрегезне, ирекле бүләкләрегезне,+ эре һәм вак терлекнең беренче балаларын+ шунда алып барыгыз.

  • 1 Патшалар 9:3
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 3 Йәһвә аңа болай диде: «Минем хозурымда әйткән догаңны һәм мәрхәмәт* күрсәтү турындагы үтенечеңне мин ишеттем. Син төзегән шушы йортны мин изгеләндердем, һәм исемем анда һәрвакыт булачак.+ Мин аны гел күзәтеп, кайгыртып торырмын.+

  • 2 Елъязма 7:12
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 12 Аннары Йәһвә Сөләйманга төнлә төшендә күренеп,+ болай диде: «Мин синең догаңны ишеттем һәм бу урынны үзем өчен корбан китерү йорты итеп сайладым.+

  • Зәбур 122:башлангыч сүзе–9
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • Күтәрелү җыры. Давытның мәдхиясе.

      122 Кешеләр миңа: «Әйдә, Йәһвә йортына барыйк»,— дигәч,

      Мин бик сөендем.+

      2 Һәм хәзер без, и Иерусалим,

      Капкаларыңнан кереп, эчтә басып торабыз.+

      3 Иерусалим үзара беректереп салынган

      Бербөтен шәһәр итеп төзелгән.+

      4 Исраилгә бирелгән канун буенча,

      Аңа кабиләләр —

      Йәһ* кабиләләре күтәрелә,

      Йәһвә исеменә мактаулар белдерү өчен.+

      5 Анда хөкем тәхетләре+ —

      Давыт йортының тәхетләре урнаштырылган.+

      6 Иерусалим өчен тынычлык сорагыз.+

      И шәһәр, сине яратучылар исән-имин булсын иде.

      7 Ныгытылган диварларыңда — тынычлык,

      Ныгытылган манараларыңда иминлек хөкем сөрсен.

      8 Кардәшләрем һәм иптәшләрем хакына:

      «Синдә тынычлык булсын»,— диярмен.

      9 Аллаһыбыз Йәһвә йорты хакына+

      Сиңа яхшылык теләрмен.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу