-
Маттай 14:14–17Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
14 Ярга чыккач, Гайсә зур халык төркемен күрде. Ул аларны кызганды+ һәм авыру булганнарын савыктырды.+ 15 Кичкә таба аның янына шәкертләре килде һәм: «Бу җирдә кеше дә йөрми, вакыт та соң инде. Кешеләрне җибәр: алар авылларга барып, үзләренә ашарга сатып алсыннар»,— диделәр.+ 16 Ә Гайсә аларга: «Аларга барып торасы юк. Сез аларга ашарга бирегез»,— диде. 17 «Безнең монда биш икмәк белән ике балыктан башка бер нәрсәбез дә юк»,— диделәр аңа шәкертләре.
-
-
Марк 6:35–38Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
35 Вакыт соң иде инде. Шәкертләре аның янына килеп болай диде: «Бу җирдә кеше дә йөрми, вакыт та соң инде.+ 36 Кешеләрне җибәр. Алар якын тирәдәге авылларга барып, үзләренә берәр нәрсә ашарга сатып алсыннар».+ 37 Гайсә аларга: «Сез аларга ашарга бирегез»,— дип җавап бирде. Шәкертләре исә аңа: «Әллә үзебез барыйкмы һәм кешеләрне, 200 динарга икмәк сатып алып, ашатыйкмы?» — диделәр.+ 38 Ул аларга: «Сездә ничә икмәк бар? Карап килегез әле»,— диде. Карап килгәч, алар: «Биш икмәк һәм ике балык»,— диделәр.+
-
-
Лүк 9:12, 13Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
12 Көн кичкә авыша башлады. Шунда 12 рәсүл Гайсә янына килеп: «Халыкны җибәр, якын тирәдәге авылларга барып, үзләренә кунар урын һәм ашарга ризык тапсыннар. Бу урында кеше дә йөрми бит»,— диделәр.+ 13 Ләкин Гайсә: «Сез аларга ашарга бирегез»,— дип җавап бирде.+ «Безнең биш икмәк белән ике балыктан башка һичнәрсәбез юк. Мондагы кешеләрнең барысына ризыкны без сатып алыйкмы?» — дип сорадылар алар.
-