-
Маттай 14:19–21Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
19 Шунда ул кешеләргә чирәмгә утырырга кушты һәм биш икмәк белән ике балыкны алды. Ул күккә карады да рәхмәтләрен белдереп дога кылды.+ Шуннан соң икмәкне сындыргалады һәм шәкертләренә бирде, ә алар халыкка тараттылар. 20 Барысы да туенды. Шуннан соң калган икмәк сыныкларын җыйдылар. Бөтенесе 12 тулы кәрзин булды.+ 21 Ә барлык ашаучыларның саны, хатын-кызларны һәм балаларны исәпкә алмаганда, 5 000 гә якын ир-ат иде.+
-
-
Марк 6:39–44Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
39 Шунда Гайсә бар халыкка, төркемнәргә бүленеп, яшел чирәмгә утырырга кушты.+ 40 Шуңа күрә халык 100 һәм 50 кешедән торган төркемнәргә бүленеп утырды. 41 Гайсә биш икмәкне һәм ике балыкны алды, шуннан соң күккә карады да рәхмәтләрен белдереп дога кылды.+ Аннан соң ул икмәкне сындыргалады да, халыкка таратсыннар өчен, шәкертләренә бирә башлады. Ул шулай ук ике балыкны да барысына бүлеп бирде. 42 Барысы да туенды. 43 Шуннан соң икмәк сыныкларын җыйдылар. Балыкны исәпкә алмаганда, барысы 12 тулы кәрзин булды.+ 44 Икмәк ашаучылар саны 5 000 ир кеше иде.
-
-
Лүк 9:14–17Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
14 Ә андагы ир-атларның саны 5 000 чамасы иде. Гайсә үз шәкертләренә: «Алар якынча 50 кешедән торган төркемнәргә бүленеп утырсыннар»,— диде. 15 Алар шулай эшләде дә, һәм барысы утырды. 16 Аннары Гайсә биш икмәкне һәм ике балыкны алып, күккә карады да рәхмәтләрен белдереп дога кылды. Аннан соң ул икмәкне сындыргалады һәм халыкка таратыр өчен шәкертләренә бирә башлады. 17 Барысы да туенды. Шуннан соң калган икмәк сыныкларын җыйгач, барысы 12 тулы кәрзин булды.+
-