-
Маттай 14:24–33Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
24 Ул вакытта көймә ярдан инде шактый ерак иде һәм, каршы җил искәнгә, дулкыннар белән көрәшеп йөзә иде. 25 Таң атар алдыннан Гайсә, диңгез өстеннән атлап, шәкертләре янына китте. 26 Алар аның диңгез буйлап баруын күреп, шомланып киттеләр һәм: «Бу өрәк!»* — дип, куркуларыннан кычкырып җибәрделәр. 27 Әмма ул аларга шундук эндәшеп: «Кыю булыгыз! Бу мин, курыкмагыз»,— диде.+ 28 Моңа Пете́р: «Хуҗам, әгәр син икән, миңа су өстеннән үз яныңа килергә куш»,— диде. 29 Гайсә: «Кил!» — диде. Шунда Петер, көймәдән чыгып, су өстеннән Гайсәгә таба китте. 30 Әмма давылны күреп, ул куркуга төште һәм бата башлагач: «Хуҗам, коткар мине!» — дип кычкырды. 31 Гайсә шунда ук кулын сузды да аны тотып алды. «Иманга зәгыйфь, нигә шиккә төштең?» — диде ул.+ 32 Алар көймәгә кергәч, давыл тынды. 33 Шунда көймәдәге шәкертләр Гайсәгә сәҗдә кылдылар һәм: «Син чыннан да Аллаһы Улы»,— диделәр.+
-