19 Ә ул вакытта өлкән рухани Гайсәдән аның шәкертләре һәм тәгълиматлары турында сорашты. 20 Гайсә аңа болай диде: «Мин дөньяга ачык сөйләдем. Мин һәрвакыт бар яһүдләр җыела торган синагогаларда һәм гыйбадәтханәдә өйрәттем,+ яшеренеп бернәрсә дә сөйләмәдем.