-
Лүк 10:38–42Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
38 Алар юлларын дәвам иттеләр, һәм Гайсә бер авылга керде. Анда Ма́рта+ исемле бер хатын аны үз өендә кунак итте. 39 Аның Мәрьям исемле сеңелесе бар иде. Мәрьям Хуҗаның аяк очына утырып, аның сүзләрен* тыңлап утырганда, 40 Ма́рта табын әзерләп мәшәкатьләнеп йөри иде. Шунда ул Гайсә янына килеп: «Хуҗам, сеңелем бөтен эшне миңа гына калдырды, әллә сиңа барыберме? Әйт әле аңа, миңа булышсын»,— диде. 41 Гайсә аңа мондый җавап кайтарды: «Ма́рта, Ма́рта, син күп нәрсә турында борчыласың һәм мәшәкатьләнеп йөрисең. 42 Ә безгә күп нәрсә кирәк түгел, бер әйбер дә җитәр.+ Мәрьям исә яхшырагын сайлады,+ һәм бу аңардан алынмас».
-