-
Еврейләргә 6:4–8Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
4 Бервакыт Аллаһыдан белем алган,+ күк бүләген татыган, изге рухка ия булган, 5 Аллаһының сокландыргыч сүзен һәм киләчәк дөнья төзелешендә* Аллаһы кодрәте булдырачак нәрсәләрне татыган, 6 ә аннан соң иманнан читкә киткән кешеләрне+ яңадан тәүбәгә китереп булмый, чөнки алар Аллаһы Улын кабат баганага кадаклап, аны бөтен халык алдында хурлыйлар.+ 7 Чөнки мул итеп явып торган яңгырны үзенә сеңдергән җир үзен эшкәртүчеләргә файдалы үсемлекләр биреп, Аллаһының фатихасын ала. 8 Ә инде чәнечкеле үсемлекләр белән шайтан таягын биреп торса, бу җир файдасыз, һәм аңа каргау куркынычы яный, ахыр чиктә аны яндыралар.
-