-
Маттай 27:57–60Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
57 Инде кич якынлашып килгәндә Аримафейдан булган Йосыф исемле бер бай кеше килде. Ул да Гайсә шәкерте булып киткән иде.+ 58 Бу кеше Пилат янына барып, аңардан Гайсәнең гәүдәсен сорады.+ Шунда Пилат аның гәүдәсен Йосыфка бирергә кушты.+ 59 Йосыф гәүдәне алып, нәфис чиста җитен тукымага төрде дә+ 60 кыяда уеп ясалган үзенең яңа төрбәсенә салды.+ Төрбә авызына зур таш тәгәрәтеп китергәннән соң ул кайтып китте.
-
-
Марк 15:43–46Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
43 шул урынга Киңәшмәнең хөрмәтле әгъзасы, Аримафейдан булган Йосыф килде. Ул да Аллаһы Патшалыгын көтеп яши иде. Кыюланып, ул Пилат янына китте һәм аңардан Гайсәнең гәүдәсен сорады.+ 44 Ләкин Пилат аның үлгәнме, юкмы икәнен белергә теләп, йөзбашын чакыртты һәм аңардан моның хакында сорады. 45 Бу чыннан да шулай икәнен белгәч, гәүдәне Йосыфка бирергә рөхсәт итте. 46 Йосыф нәфис җитен тукыма сатып алды да, Гайсәнең гәүдәсен алып, шул тукымага төрде. Ул аны кыяны уеп ясаган төрбәгә салды.+ Шуннан соң төрбә авызына таш тәгәрәтеп китерде.+
-