-
Маттай 22:23–28Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
23 Шул ук көнне аның янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлар+ килде һәм болай дип сорады:+ 24 «Остаз, Муса безгә болай дигән: „Берәрсе бала калдырмыйча үлсә, энесе аның хатынына өйләнеп, шул абыйсына нәсел булдырырга тиеш“.+ 25 Менә безнең арабызда җиде бертуган бар иде. Беренчесе өйләнде, әмма нәсел калдырмыйча үлеп китте, һәм энесе аның хатынына өйләнде. 26 Ул да нәсел калдырмыйча үлеп китте, өченчесе белән дә һәм җиденчесенә кадәр шулай булды. 27 Ахырда хатын да үлеп китте. 28 Үлеләр терелгәч, ул кайсысының хатыны булачак? Җидесе дә аңа өйләнгән иде бит».
-
-
Рәсүлләр 17:18Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
18 Ләкин кайбер фәлсәфәчеләр — эпикурчылар һәм сто́иклар — Паул белән бәхәскә керделәр. Ул аларга Гайсә хакындагы һәм үледән терелү турындагы яхшы хәбәрне+ сөйләгәнгә күрә, аларның кайберләре: «Бу лыгырдыкның нәрсә әйтәсе килә?» — диде, ә икенчеләре: «Ул чит илаһларның вәгазьчесе булса кирәк»,— диделәр.
-