Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Рәсүлләр 22:6–11
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 6 Ләкин юлда, инде Дәмәшекъкә якынлашып килгәндә, көн урталарында мине кинәт күктән төшкән яктылык чолгап алды.+ 7 Мин җиргә егылдым һәм: „Шау́л, Шаул, нигә син мине эзәрлеклисең?“ — дигән тавыш ишеттем. 8 Мин: „Әфәнде, син кем?“ — дип сорадым һәм: „Мин — син эзәрлекли торган насаралы Гайсә“,— дигән тавыш ишеттем. 9 Ә минем юлдашларым яктылыкны күрсәләр дә, минем белән сөйләшүченең тавышын ишетмәделәр.+ 10 Мин аңардан: „Әфәнде, миңа нәрсә эшләргә?“* — дип сорадым. Хуҗам миңа: „Тор да Дәмәшекъкә бар, анда сиңа билгеләп куелган барлык эшләр турында әйтелер“,— диде.+ 11 Әмма шул яктылыкның даны аркасында бер нәрсә дә күрә алмаганга, юлдашларым мине җитәкләп Дәмәшекъкә алып килделәр.

  • Рәсүлләр 26:13–18
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
    • 13 көн уртасында, и патша, мин күктән иңгән яктылык күрдем. Ул кояш яктылыгыннан да яктырак иде һәм мине дә, юлдашларымны да чолгап алды.+ 14 Барыбыз да җиргә егылгач, мин бер тавыш ишеттем. Ул миңа еврей телендә: „Шау́л, Шаул, нигә син мине эзәрлеклисең? Мал үз хуҗасының таягына тибенгән кебек тибенеп, үзеңә зыян китерәсең“,— диде. 15 „Әфәнде, син кем?“ — дип сорадым мин. Шунда Хуҗам болай диде: „Мин — син эзәрлекли торган Гайсә. 16 Аякларыңа торып бас. Мин сине хезмәтче итеп куяр өчен, шулай ук хәзер күргәннәреңә һәм мин сиңа киләчәктә үзем турында күрсәтәчәк нәрсәләргә шаһит итәр өчен сиңа күрендем.+ 17 Мин сине бу халыктан коткарырмын. Башка халыклар да, мин сине алар янына җибәргәч,+ сиңа зыян китермәс. 18 Мин сине алар янына аларның күзләрен ачар өчен,+ аларны караңгылыктан+ яктылыкка,+ Шайтан хакимлегеннән+ Аллаһыга таба борыр өчен җибәрәм. Шулай итеп аларның миңа иман итү аша гөнаһлары кичереләчәк+ һәм алар изге ителгәннәр арасында мирас алачак“.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу