-
Рәсүлләр 15:14–18Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
14 Аллаһының, үз исемен йөртүче халык җыяр өчен, башка халыкларга беренче тапкыр игътибар иткәне турында Шиму́н+ җентекләп сөйләп бирде.+ 15 Моның белән пәйгамбәрләрнең язган сүзләре дә туры килә: 16 „Шуннан соң мин кайтып, Давытның ауган чатырын кире торгызырмын, җимерекләрен рәтләрмен һәм йортын яңадан торгызырмын. 17 Мин моны калган кешеләр һәм минем исемем белән аталучы барлык халык кешеләре — барысы бергә Йәһвәне бар көчләрен куеп эзләсеннәр өчен эшләрмен, дип әйтә Йәһвә,+ 18 борынгыдан билгеле булганны Башкаручы“.+
-
-
Римлыларга 15:8, 9Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
-
-
8 Сезгә шуны әйтәм: Мәсих сөннәтлеләрнең хезмәтчесе булып китте.+ Ул моны аларның ата-бабаларына бирелгән вәгъдәне һәм Аллаһының хаклыгын расларга дип,+ 9 шулай ук башка халыклар Аллаһыны шәфкатьле булганы өчен данласыннар дип эшләде.+ Болай дип язылган бит: «Шул сәбәпле сине халыклар арасында ачык танырмын, исемеңә мәдхияләр җырлармын».+
-